Руслан Кираметдинов Җәвит Шакировка: «Безне охшаталар, бу әтиегезме, дип сорыйлар»
Руслан Кираметдинов бер репетициядә Җәвит Шакиров белән очрашкан. Руслан сүзләренчә, халык бу ике артистны бер-берсенә охшата икән.
Безне, охшагансыз, диләр. Кешеләр охшата, – дип сүз башлый Руслан Кираметдинов.
Ике ямьсез, шулкадәр бер-беребезгә охшаганбыз (көлә). Аллаһка шөкер, охшаган, охшаган, – ди Җәвит абый.
Миндә безнең бергә төшкән бер фотография бар иде. Ул вакытта мин яшь, сакалсыз идем. «Бу – сезнең әтиегезме әллә?» – диделәр.
Ә! Монысы кирәкми! Яшьтәш дип әйтергә кирәк. Ммне гомер буе Салават белән бутадылар бит.
Сез охшагансыз.
Яхшы кешегә охшасаң, әйбәт була инде! Уңышлар! Бәйрәм белән! – дип тәмамлый әңгәмәне Җәвит Шакиров.
Бу сөйләшү нигезендә бер сорау туды: Руслан Кираметдинов Салаватка охшаганмы?