Руслан Кираметдинов акча эшли: челтәрле маркетингка китмәгән, «ирләрчә» ысулын тапкан
Пандемия сәбәпле концертлар булмагач, артистларның күбесе һөнәрләрен алыштырырга мәҗбүр булды. Руслан Кираметдинов, артык уйланып тормыйча, чын ирләр эшенә керешкән - җырчы урман кисеп, утын сата.
![Руслан Кираметдинов акча эшли: челтәрле маркетингка китмәгән, «ирләрчә» ысулын тапкан](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/9/2/90ff112c8b1a7308b515fb3a299929b249b830e227e01de60eb0aee2b58a.jpg)
Җырчы Руслан Кираметдинов вакытлыча һөнәрен алыштырган. «Хөрмәтле дуслар, соңгы арада мине югалтканнар. Тамашачылар: „Сез кая, нигә инстаграмда күренмисез?“ — дип яза. Сезнең өчен менә бу видеоны урнаштырырга булдым. Мин хәзерге вакытта урманда, җәмәгать. Тиздән салкын кышлар җитә. Утын әзерлибез», — дип яза Руслан инстаграм сәхифәсендәге видеосына ачыклык кертеп.
Инстачылар җырчыдан: «Руслан, бигрәк авыр эш сайлагансыз. Сезгә челтәрле маркетинг тәкъдим итмәделәрме әллә?» — дип сораганнар.
«Миңа кирәкми челтәрле бизнес. Күңелемә ятмаган эштә эшли алмыйм», — дип җавап биргән аларга җырчы.
Инстачылар Русланны мактаганнар. «Молодец, челтәрле маркетинг оешмасында эшләү ир-атларга бигрәк тә килешми инде», «Булганнан бар да була», — дип язганнар алар.