news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Амурус “Ике йөрәк” җырын башкара

Руслан Амурус “Ике йөрәк” җырын башкара.

news_top
Руслан Амурус “Ике йөрәк” җырын башкара

"Ике йөрәк"

Син агымсу, мин ут сыман
Дулкыннарыңда йотлыгам
Ярсу ташкыныңа түзми
Яндырам, яндырам да үзем янам
Син тыныч су, мин ут сыман
Назларыңда онытылам
Тик бер очкын, бер ялгыш сүз
Кабынам да ахры, яңадан сагынам

Ике йөрәк бергә яна, 
Ике йөрәккә бер яра
Уттан алып, суга сала икебезгә бер мәхәббәт һәм бер яра.


Син китәсең ташкын булып, 
Булмый, сине булмый тотып.
Тузган уйларымны куып 
Икенче якка уттай чабамын, куып.
Таралабыз да кем кайда,
Хисләрдән кача алмый алай да.

 Күптәннән кирәк аңларга,
Яши алмыйм бу мәхәббәттән башка.
Бу шашкын хис – сөю булмаса, 
Әйтче ни безнең арабызда?
Ике йөрәк бер ялкында яна 
Икебезгә бер мәхәббәт һәм бер яра.

 Ике йөрәк бергә яна, 
Ике йөрәккә бер яра
Уттан алып, суга сала
Икебезгә бер мәхәббәт һәм бер яра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар