Русча яза, укый белмәүче Хантимерне төрмәгә утыртканнар: Балыклы Чүкәй халкы чаң суга
Балык Бистәсе районында һуш китәрлек хәлләр – 53 яшьлек Хантимер Минһаҗевны «гражданлык никахындагы хатынын үтерергә омтылган» дип төрмәгә утырталар, ә чынлыкта хәлләр бөтенләй башкача була. Авыл халкы акча җыеп, Хантимерне иреккә чыгарырга тырыша.
Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Хантимер Минһаҗев белән Елена Кураедова 15 елдан артык, рәсми рәвештә ЗАГСта теркәлмичә генә, бергә яшиләр. 2023 елның 5 июлендә ир белән хатын арасында ызгыш килеп чыга. Елена куркуыннан өйдән чыгып йөгерә һәм шул вакытта ишеккә маңгае белән бәрелә. Ярасын күрсәтергә дип фельдшерга мөрәҗәгать иткәч, фельдшер ханым инструкция буенча полиция хезмәткәрләрен чакырта.
Алга таба хәлләр көтелмәгән борылыш ала: полиция хезмәткәрләре зыян күрүче Елена һәм шикләнелүче Хантимердән сорау алып, икесенә дә протоколга кул куйдырталар. Тик икесенең берсе дә рус телен белмәүләре исәпкә алынмый – аларга кәгазьләрдә нәрсә язылганын белмичә генә имзаларга туры килә.
Бераздан Хантимер Минһаҗевка карата «үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла, ә тикшерүчеләр эшне үз якларына боралар. Еленаның маңгаенда бер сыдырылган эз булса да, җинаять эше материалларында Хантимернең Еленаның башына 2 тапкыр балта белән сугуы язылган.
Материаллар Балык Бистәсе районы судына китә. Тик утырышны, имештер, медицина документлары аркасында, ябык режимда үткәрәләр, әмма суд тикшерүе барышында бернинди медицина документлары да каралмый. Хәзер бу эш белән шөгыльләнүче Эдуард Баһаутдинов фикеренчә, аудиоязма булмасын өчен, суд утырышын ябык режимда уздырганнар.
Суд барышында Хантимер Минһаҗевка тәрҗемәче дә бирмиләр, шуңа күрә ул процессны аңламый, җинаять эше материаллары белән дә таныша алмый. Судка зыян күрүче Еленаны бөтенләй чакырмыйлар, аның фикере, гомумән, исәпкә алынмый. Утырышта аның тарафыннан имзаланган «Минһаҗевны җаваплылыкка тартырга теләмәде һәм теләми, аңа карата дәгъвалары юк» дигән сүзләре генә укыла.
Нәтиҗәдә Балык Бистәсе районы судьясы Евгений Рябин Хантимер Минһаҗевка карата гаепләү карары чыгара – Хантимер «гражданлык никахындагы хатынын үтерергә омтылуда гаепле» дип таныла, аны 6 ел каты режимлы колониягә җибәрәләр. Балык Бистәсе суды сайтындагы мәгълүматларга караганда, җинаять эше 2023 елның 25 сентябрендә бер утырышта гына каралган. Хөкем карары 11 ноябрьдә тәнәфестән соң игълан ителә, Хантимерны суд залында сак астына алалар.
«Үзен тикшерүгә алып баруларын да аңламаган»
Төрмәгә җибәрелгән Хантимернең юклыгын бераздан күршеләре сизеп ала. Ул гомере буе авылда яшәгән, күрше-тирәдәгеләргә хуҗалыкта авыр эштә булышкан. Елена Кураедованың исә психик тайпылышлары, аны раслаган белешмәсе дә бар. Хантимернең үзендә дә шундый авыру, тик аның расланган кәгазе юк икән. Авыл халкы Хантимерне төрмәгә утыртуларын белеп, чаң суга.
«Хантимерне еш кына участок хезмәткәре тикшерү чараларына, сорау алуларга, аннары судка алып бара. Хантимер миңа бик бәхетле булуын әйтте. «Ниһаять, инвалидлык буенча пенсия билгеләячәкләр, ниһаять, хәрби комиссариатта янгында янып беткән документларны торгызачаклар», – дип сөенде. Ул үзен тикшерүгә алып баруларын да аңламаган», – дип сөйләгән «KazanFirs» журналистына авыл кешесе Ленар Галиуллин.
Авылдашлары Хантимергә адвокат яллау өчен акча җыя башлый. Балыклы Чүкәйдә барлыгы 200дән артык кеше яши, йөзгә якын кеше ярдәм итеп, 130 мең сумнан артык акча җыела. Эшкә алынган адвокат җинаять эшендә, суд процессында күп кенә каршылыкларны тиз таба һәм апелляциягә бирә.
Эш яңа ел бәйрәмнәреннән соң карала башлый, һәм 2024 елның 1 мартында Югары суд Хантимерның хөкемен гамәлдән чыгара. Эшне Балык Бистәсе районының башка судьясына кайтарганнар, әмма гаепләнүчене ни өчендер СИЗОга җибәргәннәр.
Хантимер Минһаҗевка карата җинаять эше Балык Бистәсе судында яңадан башланды. Беренче процесста ук адвокат тикшерү хезмәткәрләре тарафыннан күп санлы хокук бозулар булуын күрсәтә. Судья Әлфия Миңнәхмәтова, 3 утырыштан соң, «Кодекс таләпләрен бозган өчен» прокурорга гаепләү карарын кире кайтарырга карар итте. Хәзер адвокат Эдуард Баһаутдинов бу карарны да шикаять итәргә планлаштыра. Аның фикеренчә, эшне тикшерүчегә кайтарырга кирәк, чөнки сорау алу протоколлары дөрес төзелмәгән, ә зыян күрүче һәм шикләнелгән кеше русча яза да, укый да белми.
Степан Белоенко, KazanFirst