Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Русча хаталы язган Алсу Фазлыевага татарча гына постлар куярга киңәш иткәннәр

news_top_970_100
Русча хаталы язган Алсу Фазлыевага татарча гына постлар куярга киңәш иткәннәр
"Татар-информ" архивы

Хата белән язылган русча постын укыганнан соң, виртуаль дуслары җырчы Алсу Фазлыевага социаль челтәрләрен татар телендә алып барырга һәм рус телендәге «род» категориясен кабатлап алырга киңәш иткәннәр. 

Җырчы бер постында үзенең шатлыгы белән бүлешә: улы Аяз Фазлыев белән аның бию буенча партнеры Җәмилә Асадуллина башкала дәрәҗәсендәге бәйгедә икенче урын яулаган. Биредә барысы да матур: Аяз белән Җәмилә дә,  алар кулындагы кубок та. Тик менә улы белән горурлануы һәм балаларның тренерларына рәхмәт сүзләрен рус телендә язып кына Алсу эшне бозып куйган. 

«Урра, 2 место! МосковскАЯ уровень! Горжусь!» – дип язып элгән ул 217 мең «подписчик»лы сәхифәсенә.

Виртуаль дуслары арасында, яшь спортчыларны тәбрикләүчеләр белән беррәттән, Алсуның рус телен начар белүенә игътибар итүчеләр дә табылган.

«Уровень – он мой. Мужкой род. Отсюда – Московский уровень. Сез бик шәп татарча сөйләшәсез. Ләкин русчасында бик күп хаталар. Татарча гына языгыз, зинһар өчен», – дигән Земфира атлы бер ханым аңа.

«Московский уровень» дип, Алсудан тагын берничә кеше хатасын төзәтүен сораган.

«Шундый грамотный һәрберсе. Прям министрлар. Кеше куанып язган инде, хата табып утыралар», – дип яклаган бер ханым Алсуны.

«Бу бит ниндидер кечкенә генә хата түгел. Бик нык күзгә ташлана. Алсуны татарлар гына укып утырмый. Кисәтү өчен язылмаган. Улы, әлбәттә, бик булдыра», – дип җавап кайтарган икенчесе бу ханымга.

Алсу хатасын һаман да төзәтмәгән әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100