Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Русча укытуны сораганга кыйналган укучы өчен Россия Үзбәкстанга дәгъва белдерде (+ җавап)

news_top_970_100
Русча укытуны сораганга кыйналган укучы өчен Россия Үзбәкстанга дәгъва белдерде (+ җавап)

Бу атнада телеграм-каналларда укучыны укытучы хатын кыйнаган кадрлар таралды. Соңрак билгеле булганча, 23 сентябрьдә Ташкентның 188 мәктәбендә 6 класста укучы малай дәресне рус телендә алып баруны сорый. Укытучы укучыны колагыннан тартып чыгара, тупас итеп төртә, буа, башы белән тактага бәрә. Бу хакта билгеле булгач, ата-аналар видеоязманы соратып ала.

Үзбәкстанның балаларны яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сурайё Рахмонова бу очракны контрольгә алганын әйткән, Чиланзар районы эчке эшләр бүлеге тикшерү алып бара, дип яза ТАСС.

Тышкы эшләр министрлыгының рәисе вәкиле Мария Захарова Үзбәкстанның рәсми вәкилләреннән аңлату сорады. Тышкы эшләр министрлыгы Үзбәкстанның Мәскәүдәге илчесенә бу хакта рәсми белдерү ясаган.

Үзбәкстан парламентының вице-спикеры Алишер Кадыров «Россиягә үзенең эчке эшләре белән шөгыльләнергә кирәк, Үзбәкстанның эчке эшләре белән түгел», дип белдерде, дип яза РБК. «Үзбәкстан мәктәбендә Үзбәкстан гражданы баласының хокуклары бозыла, чаралар да Үзбәкстан халкы исеменнән кабул ителә», дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100