Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рушанның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Әле яшисе дә яшисе иде»

news_top_970_100
«Рушанның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Әле яшисе дә яшисе иде»
Фаил Камаевның "ВКонтакте" аккаутныннан

Тукай районының Шилнәбаш авылында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган кече сержант Раушан Мугиновны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта Тукай районы башлыгы Фаил Камаев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр иткән.

«Бүген Шилнәбаш авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәү барышында һәлак булган кече сержант Раушан Мугинов белән хушлаштык. Район Советы, Башкарма комитет исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Урыны җәннәттә булсын!» – дип язган ул.

«Әйтмә дә инде, күпме яшьләр китә арадан, аларга әле яшисе дә яшисе иде, якыннарына сабырлык һәм түземлек бирсен Ходаем, урыннары оҗмахта булсын берүк яшь җаннарның, үзәкләр өзелә»;

«Күпме яшь җаннарның гомерләре өзелә, балалары ятим, хатыннары тол кала. Әти-әнисенең йөрәге телгәләнә. Урының оҗмахта булсын, балакай. Калганнарга сабырлыклар бир, Ходаем»;

«Милләтебезнең асыл, яшь ир-егетләрен кырып бетерәләр инде. Урыны җәннәттә булсын балакайның»;

«Рушанның урыны җәннәт түрләрендә булсын, калганнарга Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен инде»;

«Авыр туфрагы җиңел булсын. Йөрәк әрни. Йөрәк елый!» – дип комментарийлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100