Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус телле татарны һәм гади татарны нәрсә бәйли?

29 августта Милли җыен татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Башта ук әйтеп куям, мин үзем анда булмадым. Мин бит татар халкының үткәне белән яшим, андый җыелышларга йөрергә вакыт юк.

news_top_970_100
Рус телле татарны һәм гади татарны нәрсә бәйли?
Владимир Васильев

Мин булмасам да, 500 кеше җыйганнар (татарларны) һәм алар барысы да тәкъдим ителгән документны кабул итәргә риза булып тавыш бирде. Ә соңыннан кайберләре үз гамәлләрен кире кага башлады. Мондый җавапсызлык элекке һәм хәзерге тарихтагы күп кенә күмәк гамәлләрне чагылдыра. Бәлки шушы 500 татар өчпочмак белән чәй эчү турында гына уйлагандыр?

Шулай да кемдер тарафыннан әзерләнгән документта акыллы гына фикерләр бар. Татарларның күп телле булуын танулары минем өчен дулкынландыргыч мизгел булды. Бу бит бик күптәнге проблема, кызганыч, моңа татар телле татарларның барысы да төшенеп бетми. Алар тирә-якта бөтен кеше дә бары тик татарча сөйләшә һәм тәңгәллекнең бу коды белән бернинди дә проблема юк дип уйлый.

Әмма без татар телен ничек кенә яратсак та, факт — факт булып кала. Бөтен татарлар да татар телле түгел. Аларның күбесенең, Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәгән татарларның туган теле — рус теле.

Хәтта бу канал да әлеге тенденцияне исбатлый. Мин татар телендә мәкаләләр дә бастырып карадым, әмма аларны аз укыйлар. Минем хезмәттәш Айдар Гайнетдинов татар кулъязмалары һәм эпиграфикасы турында татарча канал алып барырга планлаштырган иде. Әмма татарча язмаларын рус теленә тәрҗемә итәргә мәҗбүр булды. Хезмәттәшләремнең «Татар дөньясы» каналы белән дә шул ук хәл. Анда татарча язмаларга караганда, русча мәкаләләрнең ни өчен күбрәк булуы бар кешегә дә аңлашыладыр дип уйлыйм. Һәм эш канал авторларының татарча мәкаләләр яза алмавында да түгел. Бик рәхәтләнеп язар идек тә, әмма укымыйлар. Күпчелек татарлар татарча аңламый икән:  

Мәсәлән, минем татарча язган бер мәкаләгә Габдель Юссон исемле укучы мондый комментарий калдырган: «Автор. Текстыгыз бик озын булып чыкты. Минем шекелле татарча юньләп белмәүчеләр дә күптер сезнең каналыгызда. Безгә моны аңлау авыр».

Әмма татар телен белмәү хөрмәтле укучыларның татарлыгын берничек тә юкка чыгармый, аларга үз халкының килеп чыгышы, татар мәдәнияте һәм тарихы кызыклы.

Татарларның төрле телләрдә сөйләшүе, минемчә, бер үк халык вәкилләре төрле мәдәни координаталар системасында яшәгән заманда төп проблема булып тора.

Үз җырлары, китаплары, газета-журналлары, телевидение һәм театры булган татар дөньясы бар. Җырдан тыш, барысы да диярлек татар телендә. Хәер, татар театрларында тәрҗемәче-колакчыннарга актив ихтыяҗга караганда, тамашачыларның саллы гына өлешенең татарча начар яки уртача гына аңлавын белергә була. 

Үз газета-журналлары, татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате, фольклоры турында китаплары булган рус телле татар дөньясы бар. Ә рус теллеләр арасында дин белән кызыксынган, намаз укыган һәм ураза тоткан кешеләр дә аз түгел. 

Зилә һәм Шамил Аляутдиновлар. Мәскәү имамының хатыны тумышы белән Азнакайдан. Рус һәм татар телле татарларның гаилә коруы милли тәңгәллекнең тагын бер юлы.

Кемдер дин һәм милләт — икесе ике әйбер дип әйтер. Әмма ислам күптәннән инде татар традицион мәдәниятенең бер өстенлегенә әйләнде. Татарларның ислам аркасында сакланып калуын да онытырга ярамый.

Бу ике бергәлекнең схематик күренеше. Әлбәттә, рус теллеләр дә, татар теллеләр дә үзләренең татар булуларын таный. Әйтик, теннисчы Марат Сафин да рус телендә үзенең татар булуын әйтә, Салават Фәтхетдинов та татар телендә үзенең татар булуын раслый, хәтта Башкортстанда аның районындагы барлык кешеләргә дә күптәннән башкорт шәҗәрәләре уйлап табып бетерделәр инде.

Салават Фәтхетдинов тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан.

Әмма алар арасында нинди бәйләнеш бар? Алар очрашкач нәрсә турында сөйләшәчәк? «Мәдәни җомга» газетасындагы яки ТНВ каналындагы яңалыклар яисә татар театрындагы яңа спектакль турында фикер алышулары икеле, ә татар җырчысының хезмәттәшләре турында спортчы беркайчан да ишетмәгән булырга мөмкин. Ә алай булгач, аларның татар бердәмлеге нидә соң?

Алар чәкчәк белән чәй эчәргә, башларына түбәтәй киеп фотога төшәргә мөмкиннәр. Әгәр инде ниндидер догалар беләләр икән, бергәләп дога укулары бар.

Балачакларын искә төшерерләр, татар әби-бабайлары турында сөйләшерләр. Әгәр җырчы һәм спортчы интеллектуаль уку белән кызыксына икән, алар татар тарихы турында да сөйләшә ала. «Бизнес онлайн»дагы берәр мәкалә турында фикер алышырлар. Бу интернет-газетадагы тарих турындагы мәкаләләргә язылган комментарийларның санына караганда, әлеге мәсьәлә чыннан да бик күпләрне борчый.

Шул сәбәпле, миңа - татар халкының үткәне белән яшәгән кешегә, татар халкының үсеш стратегиясендә ата-бабалар турында истәлек, гаилә тарихлары һәм шәҗәрәләр, татарларның тарихи тәҗрибәсе турында фикерләү өлешләре ошады. Бу чыннан да, кешенең тәңгәллегенең бик әһәмиятле, еш кына күзгә күренеп тормый торган ягы.

Мәсәлән, мин кайчандыр үз язмаларымда телгә алган кешеләрнең оныклары, туганнары кайвакыт миңа яза. Аларның күбесе язмага керми калган әйберләрне әйтүемә өметләнә. Болар сәүдәгәрләр, муллалар һәм башка татар әһелләренең нәсел дәвамчылары. Аларның сирәге генә татарча аңлый. Әмма алар үзләренең килеп чыгышы турында белә һәм ерак бабалары хакында күбрәк белергә тели. Шулай тарихка кагылу аларга ниндидер рухи көч бирә…

Хәтта бу каналда да иң күп укылган язмаларның берсе 1870 елгы сайлаучы-татарлар турында булды. Уйлап карасаң, нәрсәсе кызыклы инде: Казан сәүдәгәрләре, мещаннар һәм крестьяннар. Аз билгеле яки бөтенләй беркемгә дә билгеле булмаган исемнәр. Ләкин, күрәсең, күпләрне язманың «ерак бабаңны тап» дигән баш исеме дә җәлеп иткәндер.

Мин архивларда гел өлкән яшьтәге кешеләрне очратам. Алар ерак бабалары турында белешмәләрне фанатларча эзлиләр һәм шәҗәрәләр төзиләр. Бу аларның тормыш рәвешенә, хәтта яшәү мәгънәсенә әверелә. Аларны моңа нәрсә этәрә соң? Алар үзләрен үз ата-бабаларында эзлиләр, ә алар татар булган. Күпләр өчен бу - татар дөньясы белән бердәнбер бәйләнеш.

Соңгы елларда архивларда бу гадәти хәл. Документларны тарихчылар түгел, ә гап-гади кешеләр өйрәнә. Алар ерак бабалары турында мәгълүмат эзли. Уфа архивында кайбер көннәрдә профессиональ тикшеренүчеләргә урын калсын өчен, хәтта «төбәк тарихчыларын» (бу тарихчы булмаганнар өчен шартлы атама) кертмиләр дә.

Шуңа күрә, 500ләп хөрмәтле татар кабул иткән әлеге документта һәр кешенең тормышында тарихның роле турындагы мөһим фикер теркәлгән. Димәк, бу 500 кеше өчпочмак һәм чәй турында гына уйламаган. Өстәвенә, алар арасында онлайн да булса, мин бик хөрмәт иткән Рәшит Алим улы Сюняев та бар иде, ул, иң аңлы татар буларак, юк-бар документ кабул итүгә юл куймас иде.

Әлбәттә, бу документның башка кызыклы өлешләре турында да фикер алышырга булыр иде. Хәтта татарларның мин яраткан кул биреп күрешүен дә стратегиядә телгә алганнар. Күрәсең, традицион исәнләшү турындагы мәкаләне бу каналда 34 мең укучы юкка гына карамагандыр, монда чыннан да татарның ниндидер асылы бар. Әмма яндекс-дзенда озын текстларны укырга яратмыйлар, шуңа күрә татар стратегиясе турында киң фикерләр белән сезне ялыктырмыйм.

Сүз уңаеннан, кемдер ун битне бик аз дип әйтә, безгә 800 битле, һичьюгы 100 битле документ кирәк, диләр. Ә менә миңа шунысы кызыклы: ичмасам шушы 10 битне булса да бар кеше дә укыды микән? Безнең бит барыбызның да вакыты тар, кыска һәм тиз хәбәрләр чорында артык озын текстлар архаизмга әверелде инде. Ә үсеш стратегиясе (яки гамәл, нинди аермасы бар инде?) шулай да киләчәккә юнәлгәндер.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100