Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус теленнән БДИ: ноль баллга бирмәс өчен иншада ничә хата ясарга ярый?

news_top_970_100
Рус теленнән БДИ: ноль баллга бирмәс өчен иншада ничә хата ясарга ярый?
"Татар-информ" архивы

29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшырачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы кыскача аңлатма әзерләгән. 

Рус теленнән БДИга 210 минут бирелә, бу – 3 сәгать 30 минут.

БДИда 27 бирем бар. Берсе – күләмле җавап кирәк булганы – сочинение, калганнары – кыска.

Беренчел һәм тест баллары.

Рус теленнән БДИ биремнәре кыска җавап белән 1 яки 3 балл дип бәяләнә (мондый 2 сорау гына). Беренче өлеш өчен иң күбе – 30 балл. Язма өчен берьюлы 24 балл алырга мөмкин. Бу – беренчел баллар була да инде. Эшкә иң күбе 54 балл алырга мөмкин. Аннары бу баллар 100 баллы шкалага күчерелә. Шкала үзгәрә, ләкин, һәрхәлдә, иншасыз 60-65 балл алып булмаячак.

Аттестатка минималь 24 тест баллы кирәк.

Югары уку йортына документлар бирү өчен минималь баллар – 36. Мәгариф һәм фән министрлыгының югары уку йортларына – 40 балл. Сәламәтлек саклау министрлыгының югары уку йортларына – 36 һәм югарырак.

Ноль балл булмасын өчен, иншада ничә хата ясарга мөмкин?

  • Орфография – 4 хатадан артык түгел.
  • Пунктуация – 4 хатадан артык түгел.
  • Грамматика – 2 хатадан артык түгел.
  • Сөйләм нормалары – 3 хатадан артык түгел.
  • Этик нормалар – хәтта 1 хата да ярамый.
  • Фактик хаталар – хәтта 1 хата да ярамый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100