news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рус музыка телеканалы премиясендә беренче тапкыр татар һәм башкорт телендәге җыр җиңде

news_top
Рус музыка телеканалы премиясендә беренче тапкыр татар һәм башкорт телендәге җыр җиңде
Фото: Видеодан скриншот

Җырчы Алсу һәм «Ay Yola» башкорт төркеме башкаруындагы «Ай, былбылым» җыры «РУ.ТВ» телеканалы премиясен алган. Алар «Зур ил музыкасы» номинациясендә җиңү яулый һәм шул рәвешле «РУ. ТВ» телеканалы тарихына зур яңалык кертәләр – 20 ел дәвамында анда бары тик рус телендәге җырлар ротацияләнгән. Беренче тапкыр телеканалда һәм премия сәхнәсендә татар һәм башкорт теле яңгыраган.

«Дөресен әйткәндә, без җиңүгә өметләнмәдек тә, бары тик чыгыш ясарбыз, дип уйладык. Җыр әле быел гына ротациягә бирелде бит, бик аз вакыт узды. «РУ.ТВ» өчен дә бу – беренче тәҗрибә, чөнки әлегә кадәр телеканлдан бары тик рус җырлары яңгырады. Тик безгә илнең төрле почмакларыннан язалар, телне аңламасак та, шундый якын көй, диләр. Бу җырның асылы шулдыр – буыннарның хәтерен, гаилә традицияләрен уяту. Безне тыңлаган һәркемгә рәхмәт», – дип яза җиңүчеләр социаль челтәрдә.

«Бу, чыннан да, тарихи вакыйга. Беренче тапкыр телеканалда татар һәм башкор телендәге җыр яңгырый, клип күрсәтелә. Мин бик горурланам», – дип тә язган Алсу.

Ул бу җиңүне, чыннан да, көтмәгән, чөнки, видеода күренгәнчә, җиңүчеләрне игълан иткән вакытта Алсу Дима Билан белән фотога төшеп утыра, үз исемең ишеткәч, ул шок хәлендә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар