Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус хәрефләре белән язылган догаларны укып гыйбадәт кылу дөресме?

Кайбер кешеләр кириллица белән язылган догаларны уку дөрес түгел, гарәпчә укырга кирәк, ди. Әмма һәркем дә гарәп графикасын белми, бу очракта нишләргә?

news_top_970_100
Рус хәрефләре белән язылган догаларны укып гыйбадәт кылу дөресме?
https://pixabay.com/ru

Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:

«Хәрефләрнең кайсы белән язылган булса да, әгәр дөрес язылган икән — аны укырга кирәк. Гарәп хәрефе белән язылып та, дөрес укымасаң, гөнаһ булуы мөмкин.

Гарәп хәрефе белән язылган догаларны дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләре белән уку — ваҗиб гамәл: нур өстенә нур, әлбәттә. Кайсы белән булса да укып, Раббым каршындагы бурычымны өстемнән төшерәм, дип, ихлас белән укысаң, анысы да Аллаһы эше, кабул итәр дип ышаныйк. Чөнки Мигъраҗда Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһис-сәламгә, ни алып килдең, дигәндә, Пәйгамбәребез, тагать кимчелекләре (гыйбадәт кылудагы кимчелек-хаталар) һәм гөнаһлар алып килдем, ди. Аллаһы Тәгалә, кимчелек-хаталарны фазылым, рәхмәтем белән гафу итәм, гөнаһларны синең хөрмәтеңә гафу итәм, дип сөенеч беледрә. Шуңа күрә һәркем белгәне белән укырга һәм Аллаһыга тапшырырга тиеш. Иң әһәмиятлесе — кальбең дөрес булсын. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да:

Кыйл дога, ихлас белән

Тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән

Тугъры юл бар гаршенә! — дигән».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100