news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Румыниядә коточкыч өермә дистәләп йортны җимергән, кырык кеше утырган автобусны әйләндереп каплаган - видео

Румыниядә коточкыч өермә дистәләп йортны җимергән, кырык кеше утырган автобусны әйләндереп каплаган - видео

news_top
Румыниядә коточкыч өермә дистәләп йортны җимергән, кырык кеше утырган автобусны әйләндереп каплаган - видео
Румыниянең Кэлэраши шәһәрендә гигант зурлыктагы торнадо барлыкка килгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. 

Диаметры йөзләрчә метрга кадәр җиткән өермә барлыкка килер алдыннан, биредә көртлек йомыркасы кадәр зурлыктагы боз яуган. Торнадо кырлар, автомобиль юллары аша узган. 

Юлдагы автобусны әйләндереп каплаган, шуннан соң унлап торак йортны җимергән. Автобус эчендә кырыклап пассажир булган. Аларның унөче имгәнеп, табиблар ярдәме кирәк булган. 

Кэлэраши шәһәре янындагы өермә турында синоптиклар аңлатма биргән. Михай Тиму исемле метеоролог сүзләренчә, Румыния халкына өермәләргә һәм торнадоларга ияләнергә вакыт. Глобаль җылыту процессы аркасында, мондый күренешләр саны артачак, дигән ул.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар