news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинова үзенең туган көнендә әти-әнисенә зур бүләк ясаган

news_top

Җырчы Рузилә Хәйретдинова үзенең туган көнендә әти-әнисенә бик зур бүләк ясаган – аларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ялга алып барган. Рузилә үзенең гомер бәйрәмен кызы һәм әти-әнисе белән бергәләп, матур урыннарда бәйрәм иткән. Барлык чыгымнарны үзе күтәрүгә карамастан, әти-әнисен бу сәяхәткә ризалаштыру җиңелләрдән булмаган. Аеруча аңа самолетта очарга курыккан әтисен күндерүе кыен булган.

«Хыялымны чынга ашырдым. Бик авыр булса да, әти-әниемне ялга алып бара алдым.

Аллаһка шөкер, бик канәгать калдылар. Минзәләгә кайтып киткәч кенә нинди «оҗмах»та булганлыкларын аңлаганнар. Үзләре шулай дип әйтте.

Әлеге сәяхәт безне тагын да якынайтты. Әти-әниләрегезне кадерләгез һәм ешрак шатландырыгыз. Алардан да якынрак бер кешебез дә юк. Барыбызның да әти-әниләре сау-сәламәт булсын», – дип яза Рузилә һәм истәлекле сәяхәт мизгелләре белән сәхифәсендә уртаклаша.

Фото: © Рузилә Хәйретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Рузилә Хәйретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар