news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Рульдә йокыга киткән». Башкортстанда коточкыч авариядә бер кеше үлгән, икесе имгәнгән

news_top
«Рульдә йокыга киткән». Башкортстанда коточкыч авариядә бер кеше үлгән, икесе имгәнгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Аургазы районында 24 мартта Уфа – Оренбург юлында «ВАЗ-2112» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машинадагы пассажир ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» ЮХИДИга сылтама белән хәбәр итте.

«ВАЗ-2112» машинасы «КамАЗ» йөк автомобиленә кырыйдан тиеп китә, аннары металл коймага барып бәрелә.

Авариядә җиңел машина йөртүчесенә һәм тагын бер пассажир ир-атка медицина ярдәме кирәк була.

Башкортстан ЮХИДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов сүзләренчә, мәрхүм ир-атка 29 яшь, җиңел машина йөртүчесенә 27 яшь була. Имгәнгән 2 ир-ат та хастаханәдә ята.

Севастьянов белешмәсе буенча, «ВАЗ» белән идарә итүче 27 яшьлек ир-ат рульдә барган килеш йокыга киткән. Өстәвенә, машинада бер кеше дә иминлек каешын эләктермәгән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар