Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рульдә барганда смс һәм аудиохәбәр язган өчен ничә сум штраф салалар?

news_top_970_100
Рульдә барганда смс һәм аудиохәбәр язган өчен ничә сум штраф салалар?
Михаил Захаров/архив

Машинада рульдә барган килеш кулга телефон тотып смс яки аудиохәбәр җибәреп утырган өчен йөртүчеләргә штраф салалар. Ул 1,5 мең сум була. Бу турыда Мәскәү Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән РЕН ТВ яза.

«Кулга телефон тотып, смс язсагыз яки аудиохәбәр яздырсагыз, бу да кагыйдә бозу булып санала. Чөнки бу машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итүдән игътибарын ала, аның үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен курыкынч тудыра», диелә хәбәрдә.

Ведомствода белдергәнчә, теләсә-нинди фактик белешмәләр исбатлау була, шулар нигезендә кагыйдә бозу булу-булмавын билгелиләр.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, инпсекторлар исбатлау базасы итеп фотовидеофиксация комплексыннан алынган сурәтләр сериясен кулланырга хокуклы.

Карар белән килешмәгән очракта, автомобильче хөкем карарын шикаять итә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100