news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рульдә барганда йокы төшсә, кофе ярдәм итәме?

Сорауга КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов җавап бирде.

news_top
Рульдә барганда йокы төшсә, кофе ярдәм итәме?

- Еш кына руль артында йөрүче яшьләр: “Йокы төшә, хәзер кофе яки чәй, энергетик эчәм, музыка кабызам яки минем белән сөйләшеп баралар, юлны дәвам итәм” дип уйлый һәм нык ялгыша. Бу – бик зур ялгыш. Белгеч буларак, шуны әйтә алам, ачык күз белән йоклау дигән төшенчә бар. Кешенең күзе ачык, әмма ул йоклый. Менә бу - бик куркыныч. Әгәр сез яки рульдә бара торган иптәшегез йокы басуын сизә икән, ял итегез. 20-25 минут! 

1993 елда Америка галимнәре тикшеренү үткәргән. 25 минут туктап ял итү, черем итеп алу эшләү сәләтен 37%ка арттыра. Шулай ук Америкада дәресләрне бер сәгатькә соңрак башлау тәҗрибәсе дә бар. Йокы тикшерүнең милли фонды 10 елдан соң бер сәгатькә соңрак укый башлаган балаларны тикшергән. Баксаң, бер сәгатькә соңрап торып, йокы туйдырып укый башлаган балалар менә дигән үсеш кичергән: иң яхшы көллиятләргә, университетларга укырга кергән, аларның индивидуаль потенциаллары да күпкә югарырак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар