Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руль артында йоклап киткән: Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше гомере өзелгән

news_top_970_100

Бүген Питрәч районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 2 ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, «BMW» йөртүчесе арыган хәлдә руль артында була һәм йоклап китә. Ул каршы якка чыга һәм «ВАЗ» автомобиле белән бәрелешә. «ВАЗ» металл өеменә әверелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе һәм 35 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый. Шулай ук вакыйга урынына Питрәч районы прокуроры урынбасары килгән.

Фото: © Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100