Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руккола һәм пешкән чөгендердән салат рецепты

news_top_970_100
Руккола һәм пешкән чөгендердән салат рецепты

Җиңел һәм тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге салатны ашау алдыннан ясау әйбәтрәк.

Кирәкле ингредиентлар: руккола салаты, пешкән чөгендер, әфлисун, фетакса сыры, эрбет чикләвеге яисә көнбагыш, кабак орлыгы.

Яссы, зур тәлинкәгә руккола салатын таратып салырга, өстенә шакмаклап туралган пешкән чөгендер тезәргә. Берничә телем әфлисунны да кабыгыннан чистартып, турап, салатка өстәргә. Соңыннан фетакса сырын турап салырга була. Өстенә үзегез теләгән орлыкларны сибәргә мөмкин, эрбет чикләвеге һәм башка төр чикләвекләр белән дә бик тәмле килеп чыга.

Салат соусы өчен түбәндәге әйберләр кирәк: 1 аш кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае (көнбагыш мае да ярый), 1 бал кашыгы бал һәм лимон яисә әфлисун согы, бераз гына ярмалы горчица. Барысын бергә салып, бал эрегәнче яхшылап болгатырга һәм салат өстенә сибеп чыгарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100