Кирәкле ингредиентлар:
Руккола
Чөгендер
Әфлисун
Сыр
Җитен орлыгы
Зәйтүн мае, тәмләткечләр
Рукколаны юып киптерергә. Тәлинкәгә тезәргә. Өстенә чөгендер тезәргә. Әфлисунны чистартып кисәкләргә бүлергә, әфлисун өстенә тезәргә. Әфлисун өстенә сыр кискәләрен куеп чыгарга. Сырны ниндине яратасыз, шундыйны кулланырга була. Зәйтүн маен болгатырга. Зәйтүн маена яраткан тәмләткечләрегезгә салырга мөмкин. Тәмле булсын!