Бүген Россия җыелма футбол командасы «Ак барс арена»да Иран уенчыларына каршы иптәшләрчә матч уздырды. Шәһәребездә соңгы тапкыр илкүләм футбол уены 2021 елның октябрендә үткән булган, ул матчта Россия белән Словакия командалары көч сынашканнар.
Уенга билетларны 500 сумнан башлап алырга була иде. Шулай ук аны «Беренче канал» да туры трансляцияләде.
Матчка 34 362 җанатар килгән. Халыкның Россия җыелма командасының уеннарын карауга сусаганнары шушы саннардан күренә инде.
Илебез командасы өчен бик көчле уенчылар чыгыш ясый. Алар арасында: Матвей Сафонов капкачы «ПСЖ», Александр Головин «Монако», Александр Миранчук «Атланта Юнайтед» һ.б
Кызганыч, Россия футбол җыелма командасы өчен бу уеннарга шәһәребезнең «Рубин» командасыннан бер уенчы да чакыру алмады. Бу «Рубин»да егетләр ил өчен уйнарлык хәлдә түгел, дигән сүзме? Яисә Россия өчен уйнар өчен бик күп тырышлык, үҗәтлек кирәкме? Иран җыелма командасы өчен күбебез өчен таныш Сердар Азмун чыгыш ясый (Ул 2012/2013, 2013-2014; 2017/2018 елларда «Рубин»өчен уйнады).
Уенга килгәндә, минемчә, беренче 5-10 минутта телевизор караучыларның аны сүндерәселәре килгәндер, чөнки башта футболчылар бик сүлпән уйнады. Әллә җылынып бетмәгән булганнармы?! Бераздан ике команда да һөҗүмнәре белән бер-бер артлы капкачыларны тикшерделәр. Россия командасы өчен 21 минуттагы һөҗүм уңышлы узды. Александр Головин беренче голны кертте. Озак та үтми ул матур стандарттан соң исәпне 2:0 ясады. Иранның да һөҗүмнәре булмады түгел, булды, әмма безнең капкачы - Матвей Сафонов дивар сыман нык торды, сыгылмады.
Матчта ике шикле вакыйга булды. Командалар үз зоналарында кагыйдә бозды, әмма хөкемдар пенальти куймады.
Беренче тайм икегә ноль исәбе белән тәмамланды. Икенче 45 минутта командалар гол кертмәде. Уенда 2:0 Россия командасы җиңде. Шәрехләүчеләр матчны «Без булдырабыз» дип тәмамлады.
Гомуми нәтиҗә ясап әйтсәк, һичшиксез, мондый иптәшләрчә уеннар команданы тонуста тотар өчен кирәк, чөнки төрле чикләүләр сәбәпле әлегә без Дөнья чемпионатында катнаша алмыйбыз. Тик нәрсәсе борчылдыра? Бу уенда ике тупны да Александр Головин кертте. Башка уенчылар нишли? Аларның да яхшы мөмкинлекләре булды бит. Андыйларны кулдан ычкындармаска кирәк. Бу иптәшләрчә уен гына дип «трай тибеп йөрисе» түгел. Мактарлык урыннар да бар: Команда рухы, тактика кәттә, ләкин көчлерәк командаларны өстен чыгар өчен әле тырышасы.
Россия киләсе иптәшләрчә уенын 3 октябрь «Екатеринбург арена» да Намибия (ул илдән 1 атна чамасы элек Казан зообакчасына 8 жираф кайтарылды) иленең футболчыларына каршы уздырачак. Уен 18:00 сәгатьтә башлана.
Искәндәр Зиннуров