Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубинның» яңа тренеры Леонид Слуцкий өчпочмак ашауда җиңгән

Күптән түгел «Рубин» футбол клубы танылган тренер Леонид Слуцкий белән алдагы биш елга контракт төзеде.

news_top_970_100
«Рубинның» яңа тренеры Леонид Слуцкий өчпочмак ашауда җиңгән
Леонид Слуцкийның инстаграм аккаунтыннан

Уен аралыгында туры эфирга чыга торган «Ак Барс ТВ» үзенә кунак итеп баш тренерны чакырды.

Леонидка тапшыру дәвамында төрле конкурслар эзерләнгән иде. Иң кызыгы, әлбәттә, өчпочмак ашауда көч сынашу булды. Әлеге сынауда баш тренер алып баручыны җиңде.

Слуцкий гамбургерлар фанаты, ләкин аңа өчпочмаклар да хуш килгән, ахрысы. «Ак Барс» клубының рәсми аккаунтында:

«Леонид Слуцкий Татарстанда биш минуттан соң», — дип кызыклы видео керткәннәр.

Леонид Слуцкий «Рубин» белән яңа контракт төзегәч, күбесе: «Футбол клубының базасы янында «Макдональдс» урнашкан, әлеге шарт — Слуцкийның күчүендә төп роль уйнады», — дип шаярттылар. Кем белә, бәлки, эш «Макдональдста» түгел, ә өчпочмакларда булгандыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100