Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин» тренеры Леонид Слуцкийны гел талашып йөри дип тәнкыйтьлиләр

Тренерның шундый тәртибе клубка начар йогынты ясый, дип саный агент Сафонов.

news_top_970_100
«Рубин» тренеры Леонид Слуцкийны гел талашып йөри дип тәнкыйтьлиләр
Владимир Васильев

Танылган футбол агенты Алексей Сафонов Казанның «Рубин» клубы тренеры Леонид Слуцкий гел талашып йөри дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ»га интервьюда сөйләгән.

Сафонов Слуцкийның РПЛ футбол арбитрлары белән конфликты турында фикерен әйткән.

«Рубин» клубында Слуцкийны баш тренер вазифасыннан азат итәргә җыенмауларын белдерделәр инде. Шулай да минемчә, Слуцкийның судьялар белән гел талашып йөрүе «Рубин» клубына тискәре йогынты ясый. ЦСКА белән матчта бөтен бәхәсле моментлар ЦСКА файдасына хәл ителде бит.

«Рубин» начар уйный диләр, ләкин җитди акчаларга сатып алырдай аерым уенчылар бар. Мәсәлән, Самошниковны яки Кварацхелияне ул «Рубин»нан киткәнче. Кызганыч, Дрейер Казаннан китте, ул яхшы иде. Сезон азагына кадәр Слуцкийга ниләр буласын хәл итеп бетерергә кирәк. Мзхәббәттән нәфрәткә бер адым бит», — ди Сафонов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100