news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Рубин»ның элеккеге уенчысының хатыны авариядә һәлак булган

Ул юл кагыйдәләрен бозганы сурәтләнгән видеоларны инстаграмда күрсәтеп торган.

news_top
«Рубин»ның элеккеге уенчысының хатыны авариядә һәлак булган
https://pixabay.com

«Рубин» командасында уйнап киткән футболчы Олег Данченконың хатыны Виктория Данченко Украинада коточкыч авариядә үлгән. Биредә берничә машина берьюлы бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Украина телеграм-каналлары белешмәсе буенча, Виктория авария сәбәпчесе була — ул беренче булып бәрелә, аннары аның машинасы эвакуаторга килеп бәрелә. Шуннан соң эвакуатор фурага, ә Викториянең машинасы юл кырыендагы коймага килеп керә. Ул урында ук үлә.

Викториянең мәетен тимер-томыр арасыннан алу өчен махсус кораллар кулланырга туры килә. Моңа кадәр ул юл кагыйдәләрен бозганы сурәтләнгән видеоларны инстаграмга куеп барган булган.

Олег Данченко «Рубин» командасыннан тыш, «Уфа», «Енисей» һәм «Анжи» өчен дә уйнаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар