«Рубин»ның элеккеге уенчысы 12 миллион сумлык машинасын күрсәтте
Сердар Азмунның элеккеге командадашлары инстаграмдагы фотодан көлгән.
«Рубин» футбол командасында уйнаган, хәзер «Зенит» командасында эшләүче Сердар Азмун инстаграмдагы сәхифәсендә Lamborghini Huracan спорткарының фотосын күрсәтте.
«Максатына ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән кеше теләкләренә ирешә», — дип яза ул гарәп графикасында.
Фотода сары төсле спорт машинасы куелган.
Азмун белән бергә «Рубин»да уйнаган спортчылар аптырабрак калган булса кирәк. «Нигә инде?» — дип яза Дмитрий Полоз. Азмун аңа урта бармаганы күрсәтеп тора торган эмодзи белән җавап биргән.
Кристиан Нобоа Азмунның постыннан көлгән, ә Сослан Джанаев элеккеге командадашын «колхозник» дип атаган.
Яңа Lamborghini Huracan баз комплектациясендә 12 миллион сумнан артык тора, дип яза «Татар-информ».