Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин»ның баш тренерының балачагы турында кызык видео төшергәннәр

Волгоградта яшәүче 11 яшьлек Леони утырган килеш кенә тренировка ясап маташа.

news_top_970_100
«Рубин»ның баш тренерының балачагы турында кызык видео төшергәннәр
Владимир Васильев

«Рубин» футбол командасының баш тренеры Леонид Слуцкийның балачагы турында юмористик видео төшергәннәр. Слуцкийның илле яшьлек юбилеена багышланган кыска метражлы фильмны шоумен Александр Гудков ясаган.

Фильм герое — 11 яшьлек Леони исемле малай. Ул Волгоградта яши. Леони зур гәүдәле, ул физик күнегләрне урындыкта утырган килеш кенә ясый. Иптәшләре футбол уйнаганда, зур корсаклы Леони утырган килеш кенә күрсәтмә биреп тора.

Малай баллы ризыклар ярата, авыз тутырып пироглар ашый. Леони ат рәсемнәре ясау белән дә мавыга.

Леонид Слуцкий видеоны охшаткан булса кирәк, инстаграмдагы сәхифәсенә дә куйган, дип яза «Татар-информ».

«Бүләк өчен зур рәхмәт», — дип язып куйган Слуцкий.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100