Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин» командасын җиңгәч, «Уфа» тренеры аңын югалтып егылган, җанатарлар сугышкан

news_top_970_100
«Рубин» командасын җиңгәч, «Уфа» тренеры аңын югалтып егылган, җанатарлар сугышкан
Владимир Васильев

«Уфа» футбол клубының баш тренеры Алексей Стукалов матчтан соң хәле китеп егылган. Россия чемпионатының 30нчы турында Казанның «Рубин» клубына каршы уйнаганда җиңү белән тәмамланган матчтан соң, уфалыларның җитәкчесе аңын югалткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Стукаловның чишенү бүлмәсендә хәле киткән. Бу турыда «РБ Спорт» язган. Тик Стукалов хәбәрне өлешчә кире кага. «Чишенү бүлмәсендә ни булдымы? Чишенү бүлмәсендә минем бар да яхшы иде инде. Кырда начар булды. Хисләр, шулардан башым бик кисәк кенә авыртып китте», – дигән ул.

«Уфа» «Рубин»ны 2:1 исәбе белән отты. Шул сәбәпле «Рубин» турнирдан төшеп калды.

Уен беткәч, Татарстан һәм Башкорстан җанатарлары күмәкләшеп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100