«Рубин» клубының 22 яшьлек уенчысының әнисе үлгән
Иван Игнатьев Казан клубына 2019 елда күчте.
«Рубин» клубында уйнаучы 22 яшьлек Иван Игнатьевның әнисе вафат булган. Клуб аның кайгысын уртаклаша. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Һөҗүмче Иван Игнатьев гаиләсендә кайгы. Аның әнисе үлде. «Рубин» футбол клубы Иванның һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелә хәбәрдә.
Игнатьев 2019 елда «Краснодар» командасыннан «Рубин»га күчте.