«Рубин»га тренер булып билгеләнгәч, Леонид Слуцкий «бии-бии» сөенгән
Роман Шаронов һәм ул җитәкләгән тренерлар штабы Казан клубыннан китте.
«Рубин» футбол командасы Леонид Слуцкий белән контракт төзеде. Шулай итеп алдагы биш елда Казан командасының баш тренеры Слуцкий булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Яңа баш тренер юмор хисле булуы белән билгеле. Бу юлы да ул инстаграмдагы сәхифәсенә кызыклы сурәт куйган. «Эш тапкач», диелә бии торган ир-ат сурәтләнгән гифка янында.