"Рубин" футболчысы өйләнде!
"Рубин" сакчысы Иван Коноваловның сөйгән яры Лилия белән никахлашуы турында клуб аккаунтында хәбәр иттеләр.
"Рубин" яшьләрне никах белән котлый. 23 яшьлек Иван Казан клубына быел килде. Иван тумышы белән Мәскәү өлкәсеннән. Элек Пермьнең "Амкара" яшьләр командасы һәм Беларусның "Торпедо-Белаз" командасы өчен уйнаган иде. "Жена-татарочка!" дип сөенгән "Рубин" җанатарлары.