РСФСР Югары Советының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов Мәскәү өлкәсендәге дачасында вафат, дип хәбәр итә РИА Новости. Аңа 80 яшь иде.
Сәясәтчене иртәгә яки берсекөнгә Чечняда җирләячәкләр. Мәскәүдә хушлашу чаралары каралмаган.
Руслан Имран улы Хасбулатов 1942 елда Грозныйда туган, милләте – чечен, Мәскәү дәүләт университеты юрфагын тәмамлый, докторлык яклый, Икътисади университетта укыта. Үзгәртеп кору елларында ул Министрлар Советы бюросының фәнни советында эшли, социаль-икътисади үзгәрешләр турында күпсанлы мәкаләләр яза, 1990 елда РСФСР депутаты итеп сайлана. 1990-1991 елларда РСФСР Югары Советы рәисенең беренче урынбасары – рәис Борис Ельцин. Ельцин президент итеп сайлангач, Хасбулатов РСФСР Югары Советы рәисе була.
Башта ул Ельцинның тарафдары була, соңыннан – аның иң көчле оппоненты, аларның арасындагы каршылык 1993 елның октябрендәге кризиска китереп җиткерә.
1991 елда ГКЧПга каршы чыгучыларның берсе, «Россия гражданнарына» өндәмәсен яза. СССР таралуга китергән Беловежск килешүләрен ратификацияләүгә өндәмә белән чыга.
1992-1993 елда бер якта – президент Ельцин, икенче якта – вице-президент Руцкой булган сәяси каршылык оеша. Хасбулатов Руцкой тарафдары була. Нәтиҗәдә, Ельцин Югары Советны тарата. Моңа җавап итеп, Ельцинга каршы депутатлар аны президент вәкаләтләреннән азат итә. 1993 елның 4 октябрендә Югары Совет булган бина танклардан аттырыла, Хасбулатов кулга алына.
1994 елдан – Россия икътисади университетының кафедра мөдире.
Хатыны – Раиса, улы Омар – бизнеста, кызы Селима – табибә, кызы инде вафат.