Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Розеткадагы телефон аркасында дүрт хатын һәм бер бала янып үлгән

Балконнан сикереп котылырга теләгән ир-ат хастаханәдә вафат булган.

news_top_970_100
Розеткадагы телефон аркасында дүрт хатын һәм бер бала янып үлгән

Уссурийск шәһәрендә торак йорттагы янгынны өч сәгать ярым сүндергәннәр.

"Якынча мәгълүматлар буенча, өйдә телефон тоташтырылган электр розеткасы яна башлаган", дип сөйләгән Приморье буенча Тикшерү комитеты вәкиле Интерфакс агентлыгына.

Бүген иртәнге бишләр тирәсендә янгын хәбәре килгән. Өч сәгатьтән артык эшләгәннән соң, коткаручылар хәрабәләр арасында дүрт хатын-кыз һәм бер бала мәетен тапкан.

Дүртенче каттан сикереп котылмакчы булган ир-ат хастаханәдә үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100