Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Розаларны сентябрьдә кышка әзерләү өчен башкарасы эшләр

news_top_970_100
Розаларны сентябрьдә кышка әзерләү өчен башкарасы эшләр
Фото: Freepik.com

Көз башында бакчадагы роза куакларын кышка әзерли башларга кирәк. Бу уңайдан Россия Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре киңәшләрен истә тотыгыз.

Гадәттә, яз-җәй айларында роза куаклары яхшы үссен, күп итеп чәчәк атсын өчен, аларга ашламалар сибеп торалар. Мәсәлән, үсемлекләргә азот – үсеш, фосфор – чәчәк ату, ә калий җимешләнү өчен кирәк. Көзгә кергәндә исә розаны азот белән ашларга ярамый, ә тамырларына көч бирү өчен, бераз фосфор-калийлы ашлама гына сибәргә була.

Шулай ук җәй көне розаларга даими рәвештә су сибәләр, көз көне исә сугару таләп ителми.

Сентябрьдән куак төпләрендәге туфракны да йомшартырга киңәш ителми. Алайса «йоклап яткан» бөреләре көннәр кышка таба барганда уянырга мөмкин.

Роза куагы кышны исән-сау чыксын өчен иң мөһиме – суыклар башланганчы аның яшь ботаклары үсеп-өлгереп җитәргә тиеш. Сентябрь башында роза куакларында кызгылт төстәге яшь сабаклар күренсә, алар үсүдән туктасын өчен, башларын сындырып алырга кирәк. Моны хәзер эшләмәсәң, көз азагында соңга калу ихтималы бар. Үсеп җитешкән сабаклар яшел төстә була.

Сентябрь азагында иртәнге суыклар башлангач, куактагы бөтен чәчәк һәм бөреләрне, нәзберек ботакларны кисәргә вакыт җитә.

Октябрь азагы – ноябрь башында розаларның бөтен яфракларын, җыеп алып, яндыралар. Беренче чиратта, моны «марсонина» гөмбәсе китереп чыгара торган кара тимгел авыруы таралмасын өчен эшләү зарур. Ботакларда яфраклар калса, кыш көне алар бурсып череп, бөтен куак зарарланачак.

Шулай ук куакны гөмбәчек авыруларына каршы әзер фунгицид препаратлар яки тимер купоросы эремәсе белән эшкәртү таләп ителә.

Роза куагының ялганган урыны җир астында калырга тиеш: өстәрәк икән, күмәргә кирәк.

Розалар -10 градус салкынга кадәр чыдый. Гадәттә, ноябрь азагындарак, күп итеп кар яуганчы, куакларның өстен ябалар (калын спанбонд материалы, ылыслы агач ботаклары һ.б.). Кыш җылы килсә, кайвакыт ачып җилләтергә дә туры килергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100