news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Розаларны көзен бакыр купоросы белән ничек эшкәртергә?

news_top
Розаларны көзен бакыр купоросы белән ничек эшкәртергә?
Ләйсән Хафизова

Тәҗрибәле бакчачылар көзен роза чәчәкләрен бакыр купоросы белән эшкәртә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Оптималь концентрация 3 процент тәшкил итә. Димәк, эремә ясар өчен, 10 литр суга 300 грамм тимер сульфаты салалар. Әзер эремәне шунда ук кулланырга кирәк.

Эремәне пульверизаторга салып, чәчәкләргә сиптерәләр. Моны коры көнне эшләргә кирәк. Җил дә, яңгыр да булмау хәерле. Чөнки бакыр купоросы су белән бик тиз юылып бетәчәк.

Башта җиргә коелган яфракларны чистартыгыз. Юкса алар гөмбә споралары үрчеп ята торган урынга әверелә.

Бакыр купоросы эремәсен чәчәк ботакларына яхшылап сиптерегез. Шулай итеп төрле гөмбәчекләрдән, авырулардан арындырырсыз.

Препарат кипкәч, үсемлекләрне кышка төрергә була.

Бакыр купоросын башка фунгицидлар белән кулланырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар