news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роза Сябитова оныгына мәчеттә исем куштырган

news_top
Роза Сябитова оныгына мәчеттә исем куштырган
Фото: Роза Сябитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган яучы Роза Сябитова шәхси сәхифәсендә куанычлы яңалык җиткерде. Ул үзенең күптән түгел дөньяга килгән оныгын мәчеткә барып, исем куштырган. Исем кушу тантанасы Щёлково шәһәренең Җәмигъ мәчетендә узган.

«Минем оныкларыма ныклы иман байлыгы, сәламәтлек теләп, әлеге йоланы үткәргән Руслан хәзрәткә бик зур рәхмәт», - дип язды бу хакта тапшырулар алып баручы.

Популяр яучының ике оныгы бар. 2022 елның июнендә аның кызы Ксения Мирослава исемле кыз бала тапкан иде. Ә 2025 елның ноябрендә аның Михаил исемле улы туды. Ксениянең икенчегә йөкле булуын Сябитова гаиләсе соңга кадәр сер итеп саклады. Бәби туарга берничә көн кала гына Ксения үзенең язылучыларына тиздән тагын бер тапкыр әни булачагын әйтте. Роза Сябитова сүзләренчә, кызын тагын бер бәби алып кайтырга нәкъ тә менә ул күндергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар