Роза Сябитова ничә пластик операция ясаткан?
Шушы көннәрдә генә 56 яшьлек Роза Сябитова Мария Шукшинаның «В гости по утрам» авторлык программасында катнашты. Тапшыру барышында «Давай поженимся» шоу-программасын алып баручы үзенең берничә тапкыр пластик операция ясатканын ачыктан-ачык әйтте.
10 февраль көнне телевидение йолдызы «В гости по утрам» тапшыруында 8 пластик операция ясатканлыгы турында әйтте. Хирург өстәленә ятуның бер сәбәбе – бик нык ябыгу булган.
«Миңа тапшыруда катнашырга тәкъдим иткәч, операциядән соң дип, шундук әйттем. Аңлашыла бит инде: ябыккач, күкрәк ямьсез булып салынып төшә. Мин 20 килограммга ябыктым һәм ябыгудан соң тулысынча тюнинг - 8 операция эшләттем. Әллә мине Настя Волочкова кебек: «Минем әбием зур күкрәкле иде» дип әйтер дисезме?» Юк, могҗизалар булмый ул, дусларым», - дип сөйләде Роза Сябитова Мария Шукшинага.
Роза операциягә риза булып, үзен куркыныч астына куйганын да яшермәде, ләкин гәүдәне тәртипкә китермичә, күңелдә гармония булмаячагын яхшы аңлаганын әйтте. Мария Шукшинаның: «Көзгедәге күренеш куркытыр дип уйламадыгызмы?» дигән соравына яучы: «Без бит барысында чын русларча эшлибез. Кем тәвәкәлләми, шул шампан шәрабе эчми», - дип җавап бирде.
Хәзер Роза Сябитова үз-үзеннән тулысынча кәнәгать һәм барлык операцияләрнең дә уңышлы үтүенә, өзлегүсез булуына шатлана.