news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роза Сабитова ковид белән симптомсыз авыручыларны башка куркыныч турында кисәтә

Димче фикеренчә, симптомнарсыз узган ковид та йөрәк, бөер авырулары көчәю һәм тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин.

news_top
Роза Сабитова ковид белән симптомсыз авыручыларны башка куркыныч турында кисәтә
https://www.instagram.com/syabitova_roza/

«Давай, поженимся» тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова инстаграм сәхифәсендә үзенең ковид белән симптомсыз авыруы турында язган. Танылган димче коронавирусны үзе кебек җиңел үткәрүчеләргә тикшеренергә киңәш итә, организмга вирус керү нәтиҗәсендә башка авырулар көчәю куркынычы турында кисәтә.

«Анализларым төгәл кайсы вакыт аралыгында авырганымны күрсәтми. Ләкин шуның белән генә тәмамланса икән. Минем аңлавымча, кайберәүләрдә ялкынсыну процессы йөрәк тибеше ешаю һәм кан тамырлары эшчәнлеге арту сәбәпле, тромблар барлыкка китерергә мөмкин. Йөрәк өянәге яки бөер авырулары да алда әйтеп үтелгәннәре тирәсеннән ерак йөрми.

Минем дә анализларым тромб барлыкка килү ихтималы булуны һәм каным куеруны күрсәтте.

Ковид белән симптомсыз гына авыручылар, сез сәламәтлегегез белән барысы да яхшы икәнлегенә ышанасызмы?» — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар