Роза мантый
Питрәчтә яшәүче Альмира Шакировадан роза мантый рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 400-500 грамм он, 0,5 бал калагы тоз.
Эчлек өчен: 150 г фарш, 1 суган, 1 кишер, чама белән тоз һәм борыч.
Камыр басарга һәм 15 минут "ял иттерергә".
Эчлек өчен фаршка, эре угычтан кишерне уарга, суганны вак итеп турарга һәм тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга.
Камырны җәяргә, түгәрәкләп кисәргә, эчлек салырга һәм рулетсыман төрергә. Розага охшасын өчен кырыйларын кайтарып чыгарга.
Роза мантыйларны махсус савытта яки томат салынган шулпада пешерергә мөмкин.