«Аргументы и факты» укучысы Анна Гусева үсемлекләрне суыктан саклау серләре белән бүлешкән.
– Суыклар башлангач, розалар өстенә дугадан ясалган каркас куям һәм тукылмаган материал тарттырам. Элек аның читләрен такта, кирпеч ише әйберләр белән бастырып яисә казыклар кагып, ныгытып куя идем. Моңа бик озак вакыт һәм көч әрәм итә идем. Хәзер каплагыч материалны дугаларга канцелярия кыскычлары белән беркетеп кенә куя башладым. Материал нык тора, көчле җил дә алып китми. Металл кыскычлар пластик казыкларга караганда күпкә озаграк хезмәт итә. Җәй көне саклавы да уңайлырак – кирпеч һәм такталарга караганда азрак урын алып тора.
Төркемләп түгел, ә аерым-аерым утыртылган розаларны каплавы һәрвакыт уңайсыз – аерым шалашлар төзергә туры килә. Җылы ярата торган кыска куаклыклар белән дә шул ук хәл. Мин андый үсемлекләрне каплау өчен, бамбуктан ясалган арзанлы жалюзилар кулланам. Аларны конус итеп бөклим, куак өстенә каплыйм һәм берничә ыргак (аларны эретеп ябыштыру өчен кулланыла торган гадәти электродлардан ясарга була) ярдәмендә ныгытып куям. Аннары бу корылмаларга өстәмә рәвештә тукылмаган материал капларга да була.
Ылыслы үсемлекләрне кар сындырмасын өчен, аларны бәйләп куярга туры килә. Моның өчен мин иске колготкилар кулланам. Алар каты синтетик бауларга караганда яхшырак тартыла һәм үсемлекләрне имгәтми.