Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза Әдиятуллина: «Зур шатлыгым белән бүлешәсем килә!»

news_top_970_100
Роза Әдиятуллина: «Зур шатлыгым белән бүлешәсем килә!»
Фото: Роза Әдиятуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

ТНВ телеканалында «Татарлар» тапшыруын алып баручы, журналист Роза Әдиятуллина шушы көннәрдә сөенечле яңалыгы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

«Зур шатлыгым белән бүлешәсем килә! Хәзер минем педагогик белемем дә бар! Минем яшьтә студент булу кызык икән», – дип хәбәр иткән Роза ханым яңалыгын һәм университет фонында кызыл диплом тотып төшкән фотосын куйган.

Виртуаль дуслары тарафыннан аңа бик күп котлау сүзләре, изге теләкләр килеп ирешкән.

Камиллекнең чиге юк, диләр. Без дә Розаны әлеге уңышы белән тәбриклибез. Бәрәкәтле булсын!

Фото: Роза Әдиятуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100