Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рөхсәт бирерләрме икән?» – Гүзәл Уразова күкрәгенә пластик операция ясатырга тели

news_top_970_100
«Рөхсәт бирерләрме икән?» – Гүзәл Уразова күкрәгенә пластик операция ясатырга тели
социаль челтәрләр

Гүзәл Уразованың күкрәгенә пластик операция ясатасы килә, ләкин ире рөхсәт итәрме икән, дип шикләнә. Бу хакта ул башкорт блогеры Миләүшә Шәйхисламованың «Йолдыз белән бер көн» проектында сөйләгән.

Блогер Гүзәл Уразовага: «Балаларыгызны үзегез имездегезме?» – дип сорау бирә.

«Аллаһка шөкер, үзем имездем. Кайбер баламны 8 айга, кайбер баламны 12 айга хәтле имездем. Төрлечә булды», – дип җавап бирә ул аңа.

«Гөлназ Асаеваның әнә бала имезгәннән соң күкрәкләренә операция ясатасы килә икән. Күкрәкләрен зурайтырга тели. Ә сезнең мондый теләк юкмы?» – дип кызыксына җырчыдан Миләүшә.

«Теләк бар. Ләкин рөхсәт бирерләрме икән?» – дип көлә Гүзәл Уразова.

Әлеге әңгәмәне машина руле артында утырган Илдар Хәкимов та ишетеп ала һәм: «Риза-риза!» – дип кычкыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100