Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ростовтагы 11 кешенең үлеменә китергән фаҗигадә исән калган кеше үз фаразын сөйли

Ростов өлкәсендә эшчеләр метан белән агуланган.

news_top_970_100
Ростовтагы 11 кешенең үлеменә китергән фаҗигадә исән калган кеше үз фаразын сөйли
Тикшерү комитеты

Кичә Ростов өлкәсе Таганрок шәһәре янындагы Неклинов районы Дмитриадовка бистәсе янындагы пычрак суларны чистарту корылмасы - коллекторны чистартканда Водоканалның 10 хезмәткәре сазлык газы - метан белән агуланудан һәм пычрак суларга батудан һәлак булды, 8 кеше төрле дәрәҗәдә агуланган.

Коммуналь хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасын бозган, әмма алар моңа күрәләтә барган, чөнки премиясез каласылары килмәгән, дип яза «Газета.Ru».

Губернатор Василий Голубев әйтүенчә, эшчеләр сигез метр тирәнлектәге чистарту корылмаларында эшләгән. Башта газ шартлаган дигән фараз әйтелгән иде, әмма газ шартламаган булып чыкты. Фаҗиганең төгәл сәбәпләре, эшчеләрнең ни өчен коллектордан чыгып китә алмаулары төгәл билгеле түгел.

«Российская Газета» алдагы көннәрдә коллектордагы эшләрдә катнашкан, әмма исән калган эшче - Александр Степанов белән очрашып сөйләшкән.

"Без бер гаилә кебек идек, - дип күз яшьләренә буылып сөйләгән 58 яшьлек Александр Степанов. - Әгәр дә мин аннан китеп бармаган булсам, нәрсә булып беткән булыр иде, белмим".

Бу көнне Александр хатыны үтенече буенча эшеннән сорап киткән булган. Бу фаҗигане ул чиркәүдә булганда ишетә.

Коммуналь хезмәткәрләр юынтык суларны агыза торган задвижкаларны алыштырырга тиеш булганнар. Александр фикеренчә, бу эш бер минуттан озакка сузылмый. Торба эчендәге суны чыгарып бетерәләр һәм задвижканы алыштыралар. Суны агызып бетергәч, аның эченә сазлык газы тулган булырга тиеш дип уйлый Александр. Шуңа күрә эшчеләр агуланып егыла башлаган. Алар контрольне югалта, су краны ябылып бетмәү сәбәпле, торбадан юынтык су бәреп чыга һәм аңын югалткан кешеләр батып үлә.

Бу эшкә ни өчен бик күп кеше җәлеп ителүе гаҗәп дип яза басма. Икенче сорау - эшчеләр ни өчен саклану чаралары, әйтик противогазлар кулланмаган?

Һәлак булучылар арасында чистарту корылмалары буенча җаваплы ханым - 60 яшьлек Раиса Гаврилова үзе дә бар. Ул бу өлкәдә күптән эшләүче профессионал, аны гадел хезмәткәр дип язалар. Җитәкче һәм хатын-кыз булуына карамастан, ул эштән курыкмаган, бу юлы да, гадәти эшчеләр белән бергә коллекторга үзе дә төшкән.

Коллекторда дүрт хатын-кыз һәм җиде ир-ат вафат булган. Аларның иң яшенә 25, иң өлкәненә - 60. Ростов өлкәсендә 22 май матәм көне дип игълан ителде.

Җинаять эше кузгатылган. Гаеплеләр ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100