Ростов өлкәсенә БПЛА һөҗүменнән соң, Сальск станциясендә 11 поезд тоткарланган. Россия тимер юлларында хәбәр итүләренчә, алар арасында Казан – Новороссийск рейсы да бар. Тоткарлыкның максималь вакыты 5 сәгатькә кадәр җитә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Бүген, 02:00 сәгатьтә, БПЛА калдыклары төшү аркасында, Ростов өлкәсенең Сальск станциясендә контакт челтәре эше бозылды. Моннан тыш, 59 нчы номерлы «Новокузнецк – Кисловодск» пассажир поездының 2 вагонында пыялаларга зыян килгән. Поезд пассажирлары эвакуацияләнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк», – дип күрсәтелгән компаниянең Телеграм-каналында.
Юлда 4 сәгатьтән артык тоткарланучы ерак араларга йөрүче поездларның пассажирлары туклану белән тәэмин ителәчәк, диелә.
РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган төн эчендә төбәкләрдә 74 Украина дроны бәреп төшерелгән. Брянск өлкәсендә – 43, Ростовта – 22, 6 дрон – Калуга, 2 дрон – Смоленск һәм 1 дрон Ленинград өлкәсендә юк ителгән, диелә хәбәрдә.