Ростов өлкәсендә Шахты шәһәрендә 6 яшьлек кызны урлау буенча ачылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 18 июльдә шәһәрдә яшәүче 41 яшьлек ир-ат баланы уен мәйданчыгыннан үз өенә алып кайткан. Ир-атны кулга алганнар – хәзер аннан тикшерүчеләр сорау ала. Әлегә вакытка билгеле булган мәгълүматлар турында «Комсомольская правда» газетасы яза.
Төбәкнең тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, шикләнелүче ир-ат берничә мәртәбә хөкем ителгән булган. Әйтик, 2010 елда ир-атны талаган өчен колониягә җибәргәннәр. Суд аның торак йортка керүен, монда яшәүчеләрне көч кулланып талаганын ачыклаган.
Хәтта ир-атның хөкем ителгәнен белгән танышлары да бу хәлгә ышана алмый. Алар сөйләвенчә, ул – гап-гади ир-ат булган, бернинди сәерлекләре дә булмаган. Бу ир хәтта үзен диндәге кеше дип тә санаган.
Кулга алынган ир-ат сорау алганда баланы нигә үзенә алып кайтуын төгәл генә аңлата алмаган. Шикләнелүче сүзләренчә, ул кыздан аның кайда яшәвен сораган һәм үз өенә алып кайткан.
«Аны өйгә алып кайттым. Кайтышлый, үземә сыра кереп алдым. Кайттым, идәнгә утырдым һәм телевизор карадым», – дип сөйләгән шул кичтә булган хәлләрне.
Бу хәл 18 июль кичендә була. Кыз әбисе белән ишегалдында йөргән. Әбисе игътибарын читкә юнәлткән арада, кыз юкка чыга. Соңрак бер кибеттәге видеокамерада баланың билгесез бер ир-ат белән тәм-томнар алганы яздырылган була. Әмма югалган кызның гаиләсе сөйләгәнчә, моңа кадәр бу ир-атны үзләренең районында күргәннәре булмаган.
Хокук сакчылары шикләнелүче ир-атның шәхесен ачыклаган һәм аның өенә килгәннәр. Югалган кызны да шунда табалар. Кызны табибларга тапшырганнар, ә баланы урлауда шикләнелүче ир-атны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Соңрак, ир-атның балага карата бернинди дә законсыз гамәлләр кылмавы ачыклана.
«Балигъ булмаган баланы урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Шикләнелүче ир-атка җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.