Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ростов өлкәсе Таганрог шәһәрендә ракета шартлаган: хәрабәләр астында кешеләр булуы бар

news_top_970_100
Ростов өлкәсе Таганрог шәһәрендә ракета шартлаган: хәрабәләр астында кешеләр булуы бар

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев Таганрог шәһәре үзәгендә «Чехов сад» кафесы янында ракета шартлавын хәбәр итте. Ватылган пыялалардан 4 кеше яраланган. Экстрен хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, 12 кеше зыян күргән.

ТАСС язуынча, бу – совет чорында ясалган С-200 «Ангара» зенит-ракета комплексы ракеталары булырга мөмкин. Алар модернизацияләнеп, җиргә ата торган итеп ясалган, дип яза ТАСС.

«Таганрог үзәгендә, Лермонтов проспектында, «Чехов сад» кафесы янында ракета шартлады. Урында коткаручылар эшли. Һәлак булучылар юк. Берничә кеше зыян күргән, алар янына «ашыгыч ярдәм» бригадалары килә. 4 кеше ватык пыялалардан яраланган», – дип язган Василий Голубев «Телеграм» каналында.

РИА Новости хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, шартлау Банк мәйданында музей янында булган. Мәйдандагы биналарның пыялалары ватылып беткән, машиналарга зыян килгән, дип яза «Коммерсантъ» сайты.

Хәрәбәләр астында кешеләр булырга мөмкин. Хәзер аларны чыгаралар. Шартлау булган урында 5*5 метр мәйданлы чокыр барлыкка килгән, дип яза «ДОНЕЦК ДНР НОВОСТИ» төркеме.

Азов шәһәренә дә бер ракета җибәргән булганнар, әмма аны бәреп төшергәннәр, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100