Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ростов өлкәсендә коллектор коесында агуланып ун кеше үлде, сигез кеше хастаханәдә ята

22 майда Ростов өлкәсендә матәм көне игълан ителде.

news_top_970_100
Ростов өлкәсендә коллектор коесында агуланып ун кеше үлде, сигез кеше хастаханәдә ята
https://rostov.sledcom.ru

21 майда Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәрендәге Дмитриадовка бистәсендә чистарту корылмаларында эшләгәндә «Водоканал» хезмәткәрләре метан белән агулана. Биредә берьюлы ун эшче һәлак була. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

«Ун кешене җир өстенә чыгардылар, аларда яшәү билгеләре юк», — дигән агентлыкның үз чыганагы. Тагын биш кешене хастаханәгә озатканнар, диелә бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы фаҗига урыныннан видео күрсәтте. 

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте ун кеше мәетен җир өстенә чыгаруларын раслады. Һәлак булучыларның төгәл саны ачыклана. Җинаять эше ачылган, ул Россия Тикшерү комитетының баш идарәсенә тапшырылачак.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев фаҗига булган урынга барган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Төбәк башлыгы сүзләренчә, сигез кеше хастаханәдә ята, аларның икесенең хәле бик катлаулы, алтысы реанимациядә ята. Мәрхүмнәр барысы да Таганрог шәһәренең «Водоканал идарәсе» хезмәткәрләре.

Губернатор «Россия 24» каналы эфирында фаҗиганең сәбәбен атаган. Ул иминлек кагыйдәләрен үтәмәү турында әйткән. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә бер миллион сум бирәчәкләр. 22 майда Ростов өлкәсендә матәм көне игълан ителде.

«Кешеләр сигез метр тирәнлектәге кога төшкәч, метан белән агуланган», — дип аңлаткан губернатор. Бу турыда РИА Новости язды.

Һәлак булучылар исемлеген РЕН ТВ каналы хәбәр итте. Алар арасында хатын-кыз фамилиясе дә бар:

1. Р. Гаврилова, 1960 елгы;

2. И. Абрамченко, 1968 елгы;

3. Г. Карпенко, 1991 елгы;

4. О. Надолинский, 1970 елгы; 

5. Т. Чекунова, 1961 елгы;

6. А. Надолинский, 1972 елгы; 

7. С. Телов, 1977 елгы;

8. Р. Худобин, 1972 елгы;

9. И. Горбань, 1976 елгы;

10. А. Мехов, 1995 елгы. 

Хастаханәдә ятучылар исемлеге:

1. В. Пругло, 1972 елгы;

2. С. Солодченко, 1972 елгы;

3. В. Борщев, 1979 елгы;

4. С. Руденко, 1982 елгы; 

5. И. Кириченко, 1977 елгы; 

6. С. Драгунский, 1967 елгы;

7. А. Юрова, 1986 елгы;

8. Н. Кононов, 1964 елгы.

«Комсомольская правда» хәбәрчесе бистә кешеләре белән аралашкан. «Ни булганын тәгаен белмибез. Планлы ремонт булгандыр бәлки. Башка хезмәттәшләремә шалтыратып караган идем, алмыйлар. Ике мастер, слесарьлар үлгәнен беләм. Раиса Александровна — чистарту корылмалары җитәкчесе — ул да үлгән», — дип сөйләгән Лариса исемле хатын.

Икенче бер хатын туганының бәхетле очрак белән исән калуын әйтә. «Ул да „Водоканал“ хезмәткәре. Отпуск алган иде. Фаҗигане белгәч, аңа шалтыраттым. „Сашка, син кая?“, — дим. Ә ул Адыгеядан ялдан кайтып килә. Алла саклады», — ди бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100