Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ростов өлкәсендә бер хатын-кыз бала тудыру йортына тәрәзәдән кереп бала урлаган

Тикшерү комитеты бала тудыру йортыннан урланган баланы әнисенә кайтару вакыты төшерелгән видеоны күрсәтте.

news_top_970_100
Ростов өлкәсендә бер хатын-кыз бала тудыру йортына тәрәзәдән кереп бала урлаган
https://pixabay.com

Тикшерү комитеты Ростов өлкәсенең Сальск шәһәре бала тудыру йортыннан урланган бала видеосын күрсәтте. Тикшерүчеләр һәм полиция баланы әнисенә кайтарып биргән. Баланы Калмыкиягә алып китәргә теләгән хатын тоткарланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

25 июль төнендә Ростов өлкәсенең Сальск шәһәре бала тудыру йортыннан яңа туган бала югалган. Баланың әнисе бәдрәфкә киткән булган. Күзәтү камералары бала юкка чыкканчы хастаханә янында йөргән сәер хатын-кызны төшергән.

«Баланы урлаган хатын палатага тәрәзә аша керде һәм мине гипнозлаган кебек булды», — дип сөйләгән әни кеше.

Тикшерү комитетында бала урлаучының Калмыкиядән килгән 40 яшьлек хатын булуын ачыклаганнар. Аны баланы урлауга этәрү сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100