Ростов өлкәсендә бер хатын-кыз бала тудыру йортына тәрәзәдән кереп бала урлаган
Тикшерү комитеты бала тудыру йортыннан урланган баланы әнисенә кайтару вакыты төшерелгән видеоны күрсәтте.
Тикшерү комитеты Ростов өлкәсенең Сальск шәһәре бала тудыру йортыннан урланган бала видеосын күрсәтте. Тикшерүчеләр һәм полиция баланы әнисенә кайтарып биргән. Баланы Калмыкиягә алып китәргә теләгән хатын тоткарланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.
25 июль төнендә Ростов өлкәсенең Сальск шәһәре бала тудыру йортыннан яңа туган бала югалган. Баланың әнисе бәдрәфкә киткән булган. Күзәтү камералары бала юкка чыкканчы хастаханә янында йөргән сәер хатын-кызны төшергән.
«Баланы урлаган хатын палатага тәрәзә аша керде һәм мине гипнозлаган кебек булды», — дип сөйләгән әни кеше.
Тикшерү комитетында бала урлаучының Калмыкиядән килгән 40 яшьлек хатын булуын ачыклаганнар. Аны баланы урлауга этәрү сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.