news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Рөстәмне сагынасызмы?» – Ләйлә Галиева шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән

news_top
«Рөстәмне сагынасызмы?» – Ләйлә Галиева шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән

Ләйлә Галиева социаль челтәрләрдә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Җырчының язылучыларын, әлбәттә инде, аның элекке тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре кызыксындырган.

«15 ел бергә яшәдек!» – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан

Рөстәмне сагынасыңмы?

Юк.

Ләйлә, сез йорт салган идегез бит, ялгышмасам. Нигә анда яшәмисез?

Мин үземне сайладым.

Балаларыгыз әтиләре белән аралашамы?

Әлбәттә!

Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз һәм ничә ел яшәдегез?

23 яшьтә чыктым, 15 ел бергә яшәдек.

Нигә ирегез белән аерылыштыгыз? Эчми, тартмый, әмма бик саран, диләр.

Характерлар белән туры килмәдек. Мин гаиләне сакларга тырыштым!

Аерылышуны ничек кичерергә?

Күп эшләргә!

Сезне котлау, берничә җыр башкару өчен туйга чакыру ничә сумга төшәчәк?

Кайда һәм кайчан булуына карап 100 меңнән башлана. Зур командам, искиткеч биючеләрем, бэк-вокал, гармунчы, гитарист – барысы да бер сәхнәдә. Барысы да югары дәрәҗәдә. Тиздән «сольный» концертым, Аллаһы боерса.

Казанга күчү турында уйламыйсызмы?

Казан күңелемә якын. Бәлки, якын киләчәктә андый карар кабул итәрмен.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 18 октябрь 2025
    Исемсез
    Куп эшлэргэ кирэк дип,барына канэгать булырга кирэк, акча Гомер буе житми ул,балаларны уйламыйларда,Тора бара ботенеседэ жайланыр иде.Очкенлек донья нэрсэ житми адэм баласына,Ирне Ир иткэндэ хатын,Ирне юк иткэндэ хатын, менэ бу мэкаль исегездэдер инде.
  • 20 апрель 2025
    Исемсез
    Мина жырлары бик ошый, унышлар сезгэ👍👏🌹🌹🌹🌹🌹
  • 17 апрель 2025
    Исемсез
    Һәвәскәр җырчыларны язганда кайсы район, кайсы авыл икәнен әйтеп языгыз әле.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар