news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Закиров: «Салават Зәкиевичны Башкортстанга җибәреп, Казан уртасында…»

news_top
Рөстәм Закиров: «Салават Зәкиевичны Башкортстанга җибәреп, Казан уртасында…»
Салават Камалетдинов

Бу көннәрдә Казанда Вадим Захаров концертлары гөрли. Аның «Шоу түгел, концерт»ын тамаша кылырга иҗатташ дусты Рөстәм Закиров та килгән. Вадим «Иске чана» җырын җырлаганнан соң сәхнәгә күтәрелгән Рөстәм Закиров дустына агач чана да бүләк иткән.

«Без эшлисе эшләрне матур итеп тамашачыга җиткердең. Бездә халык җырларын җырларга кирәк инде. Син «Шоу түгел, концерт» программаң белән матур итеп чыгышлар ясыйсың.

Аннан соң, синең иртәгә дә монда концертың була бит, әйеме? Безнең иртәгә Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Зәкиевичның туган көне. Нәрсә дип әйтәсем килә, бу соңгы 15-20 елда Салават Зәкиевичны Башкортстанга җибәреп, Казан уртасында концерт куючы җырчы юк иде әле», – дип, әйтеп биргән әйтәсе сүзләрен җор телле Рөстәм Закиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар