Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Закиров: «Минем хатын да яшь, әмма...»

news_top_970_100
Рөстәм Закиров: «Минем хатын да яшь, әмма...»

Халык артисты Рөстәм Закиров «Күңел» радиосы оештырган ретро концертта «яшь хатыннар» темасына сөйләп, халыкның күңелен ачты.

Рөстәм Закировка кадәр Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады. Алмаз белән Зөлфирә арасында кызык кына сөйләшү булды.

Алмаз: 

– Безнең яшьлек җырлары концертында нишләп йөрисең син? 

Зөлфирә:

– Сиңа ярдәм итәргә килдем. Адашып калырсың, дим. Яшең дә бар бит инде.

Алмаз:

– Яшь аермасы зур булуын белмәгән тамашачылар да бардыр. Безнең яшь аермасы бит 10 ел. Миңа, өйләнешкәндә, 32 иде, Зөлфирәгә – кы-кы….

Зөлфирә: 

– «Кы-кы» түгел инде. 22 иде миңа!

Алмаз:

– Зур плюслары бар икән аның. Ул миңа үз балачагын сөйли, мин – үз балачагымны. Ул миңа ялганлый алмый, мин аның балачагын күргән. Әмма мин аңа бераз шыттырып җибәрәм инде. Әй, бер талон тотып колбасага чиратта тора идек, дим. Үзем дә әни сөйләгәннән генә беләм инде… Әмма мороженоега чират тора идек. Акчасы да үзебез эшләгән акча – шешә җыеп тапшыра идек. 

Зөлфирә:

– Анысы безнең яшьлеккә дә эләкте. Без күрше кызы Гөлшат белән чыгып китә идек тачка белән бөтен авыл буйлап шешә җыярга.

Алмаз:

– Нигә бөтен авыл буйлап эзлисең соң аны? 

Зөлфирә:

– Ничек инде? Күпме күбрәк була – шуның кадәр шәбрәк.

Алмаз:

– Белмим… Безгә әтинеке дә җитә иде.

Алардан соң Рөстәм Закиров чыкты һәм ул да «яшь хатын» темасына сөйләде: «Алмаз «минем хатын яшь» диде. Минеке дә карт түгел, минеке дә үземнән 10 яшькә диярлек кечерәк. Инде башың пеләшләнеп беткәч, «хатын яшь» дип йөрү килешеп бетмидер инде», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100